«Җирнең альтернатив тарихы» F4 фантастика фестивале (0+)
Шәһәр Үзәк китапханәсендә унынчы юбилей F4 фантастика фестивале узды. Елына бер тапкыр зур шәһәрләрнең танылган язучы-фантастлары белән очрашу традициягә әйләнеп бара. Быелгы фестивальнең темасы «Җирнең альтернатив тарихы» дип аталды, шунлыктан кунак итеп Санкт-Петербургтан язучы Юлия Андрееваны чакыру бик урынлы булды, дисәк тә ялгыш булмас.. Аның белән «Тарихи альтернатива» дип исемләнгән әдәби порталда очрашырга мөмкин булды. Юлия Андреева үзенең һәм «Петраэдр» нәшрияты китаплары белән таныштырды. Башкала авторларының иң яхшы кызыклы китапларын «Башкача әйткәндә» («Иначе говоря») клуб-кибете тәкъдим итте. «Кыек көзгеләр күзлегеннән» порталы яшь рәссам Дарья Смолинаның рәсемнәр күргәзмәсе ачылу, шулай ук рәссамнар Марат Мингалиев, Юлия Хафизова һәм Дарья Смолина үткәргән мастер-класслар белән сөендерде. «Параллель дөнья уеннары» порталында чарага килүчеләрне күптөрле өстәл уеннары көтеп торды. Ә Инглиз клубының квест-порталда уздырган «Март мәчеләре эзеннән» квест уены фествальнең нәни кунаклары күңеленә хуш килде. «Чынбарлык иллюзиясе» астрономик порталында Яр Чаллының «Акыллышоу» планетарие бу юлы фестивальгә килүчеләрне Җиргә иң якын урнашкан күк җисеме – Ай белән таныштырды. Барысы да, бик теләп, «Космик викторина. Ай фазалары» һәм «Айга мәңгегә әйләнеп кайту» фильмнарын карады. Иң көтелмәгән һәм кунакларны үзенә җәлеп иткән портал «Чит планета җанварлары дөньясы» булгандыр, мөгаен. Анда, чын экзотик бөҗәкләр, үрмәкүчләр белән танышу барышында, катнашучылар «Башкалар дөньясы» исемле чит планетаны ясый алды. Тамашачылар алдында музыкант Лариса Варенцова, вокалчы Эльмира Фәсхетдинова һәм «Родничок» бию ансамбле чыгыш ясады. Чара азагында фестиваль кысаларында узган бәйгеләрнең җиңүчеләренә бүләкләр тапшырылды. Быел «Минем альтернатив дөньям» әдәби бәйгесе чын-чынлап халыкара чарага әйләнде. 17 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр яшь төркемендә Прохор Озорнин (Россия, Тюмень) өченче дәрәҗә диплом иясе булды, икенче урынны Виталий Винтер (Германия, Цойленрода – Трибес шәһәре) алды, бу төркемдә төп җиңүче исеменә Александр Веледимович (Беларусь республикасы) лаек булды. 17 яшькәчә булганнар төркемендә Софья Заблоцкая (Саратов шәһәре), Евгений Теплов (Яр Чаллы) һәм Владислав Иванов (Красноярск шәһәре) җиңүчеләр булды. Әдәби бәйгедән аермалы буларак, майл-арт һәм костюмнар бәйгеләрендә Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә яшәүчеләр катнашты. Әлеге бәйгеләр фестивальне тагын да бизәде. Йолдызлар сугышы фанатлары клубы StarFans Tatarstan дефилесы да зур кызыксыну уятты. «Җирнең альтернатив тарихы» F4 фантастика фестивале тәмам, әмма ул фантастика сөючеләр күңелендә үзенең онытылмас мизгелләре белән озак сакланыр дип ышанабыз. Килгән кунаклар киләчәктә дә әлеге чарага килү теләге белән кайтып китте. |