«Безнең ишегалды» яхшы күршеләр фестивале (0+)

Китапханә шәһәрчеге «Безнең ишегалды» яхшы күршеләр фестивале кысаларында, һәркем үзе өчен нинди дә булса кызыклы нәрсә таба алырлык уку һәм иҗат рухына чумдырып,  бар яшьтәге кунакларны үзенә җәлеп итүче үзәккә әйләнде. 

5273997880329374529
5273997880329374530
5273997880329374533
5273997880329374536
5274011697239161037
Әдәбият галәменә кереп чуму «Акыллы битләр табышмаклары»ннан башланды. Әдәби викторинаның уңайлы зонасы шунда ук иң эрудицияле кунакларның игътибарын җәлеп итте. Катнашучыларга әсәрне цитата буенча танырга, портрет буенча авторның исемен атарга, персонажларның исемен искә төшерергә һәм хәтта танылган шигъри юлларны дәвам итәргә туры килде. Кунаклар үзләренең укымышлылыкларын күрсәтте, җанланып бәхәсләште һәм бик шатланып үзләре өчен яхшы таныш әсәрләрнең яңа якларын ачты.
«Китаплар дөньясына сәяхәт» дигән уен программасы иң шау-шулы һәм күңелле урынга әйләнде. Балалар театральләштерелгән тамашаларга кереп чумды, күңелле уеннар һәм яраткан әкият һәм хикәяләр сюжетларына нигезләнгән интеллектуаль ярышларда катнашты. 
Кәгазьдән китап кыстыргычлары ясау буенча иҗади мастер-класста илһам рухы хакимлек итте. Балалар һәм аларның әти-әниләре мавыгып кабатланмас һм матур китап кыстыргычлары ясады. Алар яраткан китапларының битләрен саклаячак. 
«Китап белән җәй» яңа китаплар күргәзмәсе аеруча популяр булды. Фестиваль кунаклары зур кызыксыну белән, үзләре өчен яңа исемнәр һәм балалар, өлкәннәр әдәбиятында яңа әсәрләрне ачып, тәкъдим ителгән әдәби басмалар белән танышты. 
Бәйрәм барысына да әдәбият, иҗат һәм шатлыклы аралашу дөньясына сәяхәттән онытылмас хис-кичерешләр бүләк итте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: