«Россия: бердәмлек сукмакларыннан» этноэкскурсиясе (16+)

23 октябрьдә 5 нче санлы китапханәдә «Пушкин картасы» проекты һәм Россиядә Халыклар бердәмлеге елы кысаларында яшүсмерләр өчен «Россия: бердәмлек сукмакларыннан» дигән этноэкскурсия үтте. Катнашучылар, туган ил буйлап сәяхәт итеп, бердәмлекнең көче мәдәниятләрнең күптөрлелеге һәм төрле милләт һәм диндәге миллионлаган кешеләрне берләштерүче аерылгысыз бәйләнештә булуын белде. 

20261023_133844
20261023_135929

«Бию тыкрыгы» сукмагында катнашучылар төрле халык биюләре һәм көйләре белән танышты. «Ата-бабалар сүзе» сукмагы төрле телләрдә сәламләү сүзләрен белергә тәкъдим итте. «Бердәмлек тәме» сукмагы буйлап сәяхәт итеп, балалар үзләре өчен милли кулинар гореф-гадәтләрне ача алды. «Россия – күптөлле ил» сукмагында телләр сүз байлыгын арттырып үзара үрелеп бара. Иҗат, музыка һәм аралашу төрле милләт кешеләрен берләштерә. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: