«Һәр кеше үтәргә тиешле кагыйдәләр»: этикет-класс (12+)

20 март көнне 11 нче санлы китапханәдә яшүсмерләр өчен «Һәр кеше үтәргә тиешле кагыйдәләр» дигән этикет-класс үтте. Чараның беренче өлешендә «этикет» төшенчәсенең үз эченә нәрсәләрне алуы, озак вакыт дәвамында аның нинди үсеш кичерүе турында сүз барды. Балалар төрле чорларда һәм төрле халыкларда нинди этикет кагыйдәләре булуы турында белде, һәм шулай ук заманча җәмгыятьтә үз-үзеңне дөрес тотуның нинди кагыйдәләре булырга тиешлеген искә төшерде. Яшүсмерләргә «Үзеңне урамда ничек тотарга», «Телефоннан ничек сөйләшергә» дигән видеоязмалар күрсәтелде. Шуннан соң балалар зур кызыксыну һәм илһам белән ситуацияле уенда катнашты, төрле тормыш хәлләрендә әдәплелек һәм үз-үзеңне тоту этикеты турында белемнәрен тикшерде, викторинаның барлык сорауларына хор белән җавап бирде.  
Этикет темасы чынлыкта өйрәнеп бетерерлек түгел, кешелек мөнәсәбәтләренең кайсы ягы турында гына сөйләшсәк тә, аларда һәрвакыт этикетка урын табылачак. Алып баручы яшүсмерләр бүген алган мәгълүматлар алар өчен файдалы булыр дигән ышаныч белдерде; әйләнә-тирәдәгеләр белән әдәпле, ихтирамлы мөнәсәбәттә булуларын һәм һәрчак этикет кагыйдәләрен истә тотуларын теләде.

Поделиться: