Бу кызыклы хайваннар (6+)
24
Июнь 2021
Пәнҗешәмбе
24 июньдә 17 нче санлы китапханәдә «Бу кызыклы хайваннар» танып белү уены үткәрелде. Чара барышында балалар гаҗәеп матур, күптөрле хайваннар дөньясы белән танышты, Кызыл китапка кертелгән сирәк һәм юкка чыга баручы хайван төрләре, шулай ук туган як җәнлекләре турында белде. Балалар зур кызыксыну белән «Йөгерүчеләр, йөзүчеләр, сикерүчеләр һәм сөйрәлүчеләр турында» дигән викторина сорауларына җавап бирде, бик теләп төп геройлары җәнлекләр булган әкиятләрне искә төшерде, әкият герое турында укылган шигырь буенча әкиятнең исемен атады. «Каурыйлылар, койрыклылар, йонлылар» танып белү уены иң күңелле мизгелләр булгандыр, анда балалар хайваннар дөньясы гадәтләре, әхлаклары һәм тормыш рәвеше турында үз белемнәрен күрсәтте. |