«Мартта күркәм бер көн бар!»: бәйрәм-уен сәгате (6+)

Яз белән бергә безгә бик ямьле бер бәйрәм – Халыкара хатын-кызлар көне 8 Март килә. Бу көн кояш нурлары, хатын-кыз елмаюлары, берсеннән-берсе матур чәчәкләр белән бизәлә. Әлеге бәйрәм якынлашканда 14 нче санлы китапханәдә 87 нче күзләрне коррекцияләү мәктәбе укучылары өчен  «Мартта күркәм бер көн бар!» дигән бәйрәм-уен сәгате үтте.

особый
14 фил. празднично-игровой час 4
14 фил. празднично-игровой час 1
14 фил. празднично-игровой час 2
14 фил. празднично-игровой час
14 фил. празднично-игровой час 5

Балалар бәйрәмнең тарихы һәм аны башка илләрдә ничек билгеләп үтүләре хакында белде. Алар Б. Емельяновның «Рассказы о маме», Ю. Яковлевның «Мама», Л. Воронкованың «Что сказала бы мама» кебек әниләр турында әсәрләре белән танышты. Барлык бу хикәяләр һәр баланы үз әнисе турында уйланырга мәҗбүр итә. Чөнки нәкъ менә аналар аша без бу дөнья һәм андагы могҗизалар белән танышабыз. Чара барышында укучылар әниләр һәм әбиләрнең кәефе һәм үз-үзен яхшы хис итүенең никадәр әһәмиятле булуын аңлады. «Минем әни иң-иңе…» уенында балалар әниләренә күп матур сүзләр, теләкләр әйтте.  

Кызлар «Йомгак», «Яхшы хуҗабикә», «Бәйрәм менюсы» дигән төрле бәйгеләрдә ярышты. Малайлар да тик тормады, алар «Әнинең ярдәмчеләре» бәйгесендә яулык бәйләргә һәм алъяпкыч кияргә өйрәнде. Аларның «Диңгезче» биюе белән сыйныфташ кызларын котлап чыгыш ясавы көтелмәгән бүләк булды. 

Чара әни турында матур җыр һәм тыныч күк йөзе, бәхет, иң зур теләкләрнен тормышка ашуын теләү белән тәмамланды. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: