Һәркемнең үз туган теле бар (0+)
20
Февраль 2023
Дүшәмбе
Халыкара туган тел көненә 17 нче санлы китапханә «Һәркемнең үз туган теле бар» дигән чара уздырды. . Алып баручы балаларга бәйрәмнең тарихы, дөньядагы телләрнең күптөрлелеге турында сөйләде, балалар фольклоры әсәрләрен укыды. Китапханәнең яшь кунаклары тизәйткечләр һәм табышмаклар бәйгеләрендә катнашты, зирәклеккә һәм тапкырлыкка юнәлдерелгән кызык сорауларга җавап бирде. Укучылар бик теләп «Тел аукционы», «Һөҗүм белән җавап бирү» һ.б. уеннарда уйнады, Г.Тукайның «Шүрәле» әкияте буенча мультфильм карады. Чара барышында балалар: һәр кеше үз туган телен белергә тиеш, чөнки үз телеңне белү һәм башка телләрне хөрмәт итү безне акыллырак, яхшырак, әдәплерәк итә, дигән нәтиҗә ясады. |