«Зыялылар өчен капкын»: эрудит-викторина (12+)

15 март көнне 10 нчы санлы китапханә өлкән сыйныф укучыларын «Зыялылар өчен капкын» дигән эрудит-викторинада катнашырга чакырды.

ловушка
10ф. «Ловушка для интеллектуалов»
10ф. «Ловушка для интеллектуалов».

Балалар командаларга бүленеп, ярышка кереште. Катнашучыларны дүрт раунд көтте, аларның һәрберсендә унар сорау иде. Һәр биремне үтәр өчен икешәр минут вакыт бирелде. Раундлар «Әдәбият белгече», «Географик табышмаклар», «Әлифба – бар фәннәрнең чишмә башы», «Зиһенне кушабыз» кебек махсус тематикаларда барды. 

Чара җылы, дустанә рухта узды. Балалар үз белем байлыкларын күрсәтеп кенә калмады, өч призлы урынны үзара бүлешеп, бик күп уңай тәэсирләр, яхшы кәеф тә алды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: