«Мин яши торган кала, мин яраткан кала» эрудит-викторина (12+)

 8 августта, Чаллы шәһәре көне бәйрәме алдыннан, 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге «Гренада» паркында ял итүчеләр өчен «Мин яши торган кала, мин яраткан кала» эрудит-викторинасы уздырды.

IMG_9343
IMG_9346
IMG_9356
Кунаклар шәһәрнең бай тарихы, Чаллы символикасы – гербы һәм гимны белән танышты. Викторина шәһәр тарихы, «КамАЗ» автомобиль заводы төзелеше, күренекле урыннар һәм архитектура һәйкәлләре белән бәйле сорауларны үз эченә алды. Катнашучылар исемнәре белән шәһәребез урамнары аталган язучыларны, шагыйрьләрне, мәдәният һәм фән эшлеклеләрен искә төшерде. Укучылар өчен Чаллы турында китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: