«Куркынычсыз челтәр белгечләре» эрудит-шоуы (12+)

13 февральдә 3 нче санлы китапханәдә «Куркынычсыз челтәр белгечләре» дигән эрудит-шоу үткәрелде.
Китапханәче һәм балалар тикшеренү уздырды һәм Интернетның нәрсә аңлатуы, аны ни өчен уйлап чыгарулары, аңа ничә яшь булуы һәм Интернет кемнеке булуы турында белде. Глобаль челтәр тарихы турында аз гына мәгълүмат алып һәм ике командага бүленеп, балалар «Ребуслар һөҗүм итә», «Касперский уклары», «Кроссвордлар пәрәвезе», «Конвертта хәлләр» станцияләре буйлап юл тотты, кроссвордлар, ребуслар чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара барышында балалар Интернетны куркынычсыз куллану кагыйдәләрен кабатлады. Аларны үтәмәсәк, Интернет дус түгел, ә дошманга әйләнергә мөмкин. 

20260213_124421
20260213_124740
20260213_130937

Укучылар диалогка актив кушылды, Интернетның аларга укуда һәм аралашуда булышуы турында сөйләде, виртуаль дөньяның файдасы турында үз кичерешләре белән уртаклашты: яңа мәгълүматлар алу, белешмәлекләр, сүзлекләр, энциклопедияләрне куллану, сатып алу эшләре, хастаханәгә язылу. Чара азагында һәркем Челтәрдә куркынычсызлык буенча киңәләр белән белешмәлекләр алды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: