«Куркынычсыз челтәр белгечләре» эрудит-шоуы (12+)

11 февраль көнне 3 нче санлы китапханәдә «Куркынычсыз челтәр белгечләре» дигән эрудит-шоу уздырылды.
Китапханәчеләр балалар белән бергә тикшеренү үткәрде һәм Интернет, аны нәрсә өчен уйлап табулары, аңа ничә яшь булуы һәм Интернет кемнеке булуы турында белде. Глобаль челтәрнең кыскача тарихы белән танышып һәм ике командага бүленеп, балалар «Ребуслар һөҗүм итә», «Касперский уклары», «Кроссвордлар челтәре», «Конвертта төрле хәлләр» станцияләре буйлап юл тотты, кроссвордлар, ребуслар чиште, викторина сорауларына җавап бирде. Чара барышында укучылар Интернетны куркынычсыз куллану кагыйдәләрен кабатлады. Аларны үтәмәсәң, Интернет дус түгел, ә дошманга әйләнергә мөмкин.

3ф. Эрудит-шоу «Знатоки безопасной сети»
3ф. Эрудит-шоу «Знатоки безопасной сети» (4)
3ф. Эрудит-шоу «Знатоки безопасной сети» (2)

Балалар актив рәвештә әңгәмәгә кушылды, укуда һәм аралашуда Интернетның үзләренә ярдәм итүе турында сөйләде, виртуаль дөньяның файдасы турында үз кичерешләре белән уртаклашты: яңа мәгълүматлар алу мөмкинлеге, шул исәптән белешмәлекләр, сүзлекләр, энциклопедияләрне куллана алу, кирәкле әйберләрне сатып алу, хастаханәгә язылу. Чара азагында һәр катнашучы Челтәрдә куркынычсызлык буенча киңәшләр язылган белешмә кәгазьләре алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: