«Александр Невскийның тормышы һәм батырлыклары турында»: экспресс-әңгәмә (12+)
4 августта көн дәвамында 15 нче санлы китапханә, Россиядә Александр Невский елы уңаеннан, өлкәннәр өчен «Александр Невскийның тормышы һәм батырлыклары турында» дигән экспресс-әңгәмә уздырды. Чара барышында укучылар Александр Невский тормышыннан кызыклы фактларны белде. Ул дүрт яшендә сугышчылар сафына алыну йоласын үтә; уналты яшендә хакимлек итә башлый; егерме яшендә – Нева сугышында, егерме ике яшендә Боз өсте сугышында җиңү яулый; үз гомерендә ул бер тапкыр да җиңелүгә дучар булмый һ.б. |