«Чор ханымнары. Яраткан китап геройлары» күргәзмәсе (0+)

Бесплатно

Шәһәр үзәк китапханәсенең сәнгать бүлегендә гадәти булмаган «Чор ханымнары. Яраткан китап геройлары» күргәзмәсе эшли.

куклы экспозиция
куклы

Борынгы заманнардан ук кеше белән янәшә һәрвакыт балчык, чүпрәк, агач кебек төрле материаллардан эшләнгән курчаклар булган…
Безнең китап күргәзмәсен кулдан ясалган бик күркәм фарфор курчаклар тулыландырды. Аларны тудыруга рәссамнарны романтик әдәбият геройлары илһамландыра. Һәр курчакның затлы киеме герой яшәгән чорны төгәл чагылдыра.
Булгаков Маргаритасы, Анна Каренина, Эмма Бовари, Джейн Эйр һәм башка күп кенә геройлар яраткан романнарны тәкъдим итеп калмый, ә узган заманнар модасын күрсәтә. 

Сезне экспозиция һәм анда тәкъдим ителгән әдәбият белән танышырга чакырабыз. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: