«Исәнме, китаплар иле» таныштыру экскурсиясе (6+)
20 сентябрь көнне 13 нче санлы китапханә үз ишекләрен балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар өчен ачты. Яшь укучылар балалар абонементы, китапханә һәм китап фондын куллану кагыйдәләре белән танышты. Форматы буенча иң зур һәм иң кечкенә китапларны, күзле китапны, манзара-китапны, җәелмә китапны, 4D энциклопедия һ.б.ларны карады. Экскурсия барышында балалар фондта китапларның ничек урнаштырылуы, китапханәгә ничек язылырга, китапларны күпме вакытка алып торырга мөмкин булуы, китапханәнең балалар өчен нинди журналлар алдыруы турында белде. Нәни китап сөючеләр «Әкиятләр һәм әкият геройлары» һәм «Әкияти смайликлар» интерактив викториналарында катнашты. «Три кота» (Китапханә сериясе) мультфильмын карау барышында белемнәрен ныгыттылар. |