«Болар барысы да – китапханә!»: танышу экскурсиясе (12+)

13 нче санлы китапханәгә килгән тугызынчы сыйныф укучылары абонемент, уку залы, китапханә кагыйдәләре, китап фонды һәм китапханә мөмкинлекләре белән танышты. 

библиотека
экскурсия-знакомство 2
экскурсия-знакомство 3
экскурсия-знакомство 4

Танышу экскурсиясе барышында балалар китапханәгә ничек язылырга икәнлеге турында белде, китапларны күпме вакытка алып торырга мөмкин булуы, китапны куллану вакытын озынайту ысуллары, электрон каталог ярдәмендә шәһәр китапханәләрендә булган теләсә кайсы китапны табу мөмкинлеге турында мәгълүмат алды.  

Чара азагында укучылар яшьләр өчен язучы авторлар А. Тор, М. Семенова, К. Патерсон китапларына күзәтү ясауны тыңлады. Яшүсмерләрне фэнтези жанрында иҗат итүче язучыларның китаплары кызыксындырды, яраткан авторлары арасында – А.Сапковский, С.Кинг, С. Коллинз. Кызлар исә психология буенча китапларга игътибар итте. Укучыларның күбесе китапханә укучыларына әйләнде. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: