«Без менә шундый дуслар: китапханә, китап, мин!» танышу экскурсиясе (6+)

14 октябрьдә 13 нче санлы китапханәдә балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары кунакта булды. Бу аларның китапханә белән беренче танышулары, шунлыктан хис-кичерешләр бик күп булды. 

ше7пщшгпщшгп
13 13 ф. экскурсия-знакомство Вот такие мы друзья 3
13 ф. экскурсия -знакомство Вот такие мы друзья 1
13 ф. экскурсия-знакомство Вот такие мы друзья 2

Китапханәче балаларны китапханә кагыйдәләре, китап фонды һәм китапханә яздырып ала торган балалар өчен журналлар белән таныштырды. «Три кота» мультфильмын (Китапханә сериясе) балалар бик игътибар белән карады. Алар бик теләп китап һәм журнал битләрен карады. Зур кызыксыну белән «Живой мир», «Автомобили, самолеты, корабли и другая техника», «Животные нашей планеты», «Вселенная и космос» дигән чынбарлык белән тулыландырылган энциклопедияләрне карадылар. Балалар китап белән озак елларга дус булып калыр дип ышанып калабыз.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: