«Без инде нәни түгел, чын күңелдән укыйбыз» танышу экскурсиясе (6+)

Язгы каникулларда, 25 март көнне, Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгында, 13 нче санлы китапханә хезмәткәрләре беренче сыйныф укучыларын китапханәгә танышу экскурсиясенә чакырды. Балалар китапханә хезмәтләренән куллануның төп кагыйдәләре, балалар абонементы, китап фонды белән танышты. Китапханәче аларга китапларны дөрес куллану, аларны ничек дөрес итеп сайлап алырга һәм китапханәдә үз-үзеңне ничек тотарга икәнлеге турында сөйләде. Балалар «Әкият геройларын таны» дигән әдәби викторина сорауларына актив җавап бирде, балалар шагыйрьләренең шигырьләрен искә төшерде, «Сүзне әйтеп бетер» уенында катнашты, ашыгучы һәм әкиятләрне бутаучы Керпенең хаталарын төзәтергә ярдәм итте. 

вимваиавиав
13 ф. 25.03.24 Экскурсия 1
13 ф. 25.03.24 Экскурсия 2

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: