«Китап йорты» танышу экскурсиясе (0+)
9
Июль 2024
Сишәмбе
9 июль көнне 10 нчы санлы китапханә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне китапханә белән танышу экскурсиясенә чакырды. Абонементка эләгеп, укучылар бик теләп китап киштәләрен карады, анда урнаштырылган китапларның күплегенә шаккатты. Китапханәгә беренче тапкыр килү бик кызыклы, мавыктыргыч һәм файдалы булды. Тиздән әлеге балалар да китапханәнең даими укучыларына әйләнер дип ышанасы килә. |