«А дан Я га кадәрле бар зур дөньяны ача китаплар иле» экскурсиясе (6+)

Яңа уку елы башланыр алдыннан 13 нче санлы китапханәгә беренче сыйныфлылар килде. 

13ф .19.08.2026 фото 5
13 ф. 19.08.26. фото 2
13 ф. 19.08.26 фото 4
13 ф. 19.08.26 фото 1
Алар китаплар дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылды: китапханәнең төп кагыйдәләре белән танышты, укуда ярдәм итәрлек китапларга аерым игътибар бирелде. Шулай ук китапханәче балаларга китапларны дөрес куллану, аларны ничек сайларга, китапханәдә үзеңне ничек тотарга икәнлеге турында сөйләде. Укучылар «формуляр» сүзенең нәрсә аңлатуы, һәр китапның үз урынында торуы һәм китапханәдә китапларның нинди принцип буенча урнашуы турында белде. Балалар әкияти викторина сорауларына актив җавап бирде һәм «Шаян карандаш» дигән китап кыстыргычы ясады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: