«Белем хәзинәләренә»: экскурсия (12+)

Шәһәр үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре укучылар өчен «Белем хәзинәләренә» дигән экскурсия уздырды. Хәзерге заманда укучылар дәресләргә әзерләнгәндә күбесенчә интернет-ресурсларны куллана, ә китапханә һәрвакыт бетмәс-төкәнмәс белем һәм зирәклекнең хәзинәсе булып кала. 

В недра знаний
3
6
4
1
2

Чара китапханәнең барлыкка килү тарихы турында сөйләүдән һәм «Югалган еллар чагылышы» дигән китап күргәзмәсе белән танышудан башланды, анда балалар зур кызыксыну белән 18-19 нчы гасырларда нәшер ителгән китапларны карады. Укучылар китапханә кагыйдәләре, китап фонды составы турында мәгълүмат алды. Алып баручы төрле төрдәге басмаларны күрсәтте: дәреслекләр һәм уку әсбаплары; мәктәп дәресләренә әзерләнү өчен кирәкле фәнни-популяр, матур әдәбият әсәрләре. Ул шулай ук китаплар бирүдән тыш, китапханәдә укучылар өчен төрле чаралар – китап күргәзмәләре, әдәбиятка күзәтү, әдәби кичәләр, төрле иҗади бәйгеләр һ.б. үткәрелүен билгеләп узды. Китапханәче китапханә технологияләренә төшенер өчен, каталоглар, картотекалар, электрон чыганаклар белән танышырга кирәклеген искә төшерде һәм балаларга, китапханәнең белешмә-библиографик аппаратын кулланып, үзләрен кызыксындырган әдәбиятны эзләү буенча гамәли дәресләр уздырырга тәкъдим итте. Укучылар бик мавыгып тикшерү биремнәрен үтәде. Күбесе китапханәгә язылырга теләк белдерде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: