«Кәефнең төсе – көз» картиналар галереясына экскурсия (18+)

13 нче санлы китапханәдә тормышка ашырылучы «Танып белү сишәмбесе» программасында катнашучылар кичерешләр җыюларын дәвам итә. Һәм 13 ноябрьне, Г.М.Хәкимова исемендәге Чаллы картиналар галереясында булып, шәһәребез, Чаллының мәдәни кыяфәтен булдырган кешеләр турында белемнәр белән баета. 
Экскурсия  картиналар галереясының 45 еллыгына багышланган «Вакыт ритмнары» күргәзмәсен караудан башланды. Картиналар галереясы фондларыннан һәм Татарстан Республикасының Дәүләт рәсем сәнгате музее фондларыннан экспозиция Татарстан рәссамнары әсәрләрен тәкъдим итә.

13 ф. 13.11.25 Экскурсия в К.Г. Цвет настроения осень 1
13 ф. 13.11.25 Экскурсия в К.Г. Цвет настроения -осень 4
13 ф. 13.11.25 Экскурсия в К.Г. Цвет настроения осень 5
13 ф. 13.11.25 Экскурсия в К.Г. Цвет настроения-осень 2
13 ф. 13.11.25 Экскурсия в К.Г. Цвет настроения-осень 3

Шуннан соң барысы да залга күчте һәм рәссам, сынчы-монументчы һәм архитектор Илдар Хановның тууына 85 ел тулу уңаеннан галерея хезмәткәрләре әзерләгән «Ханов феномены» лекциясен тыңлады. Лекция барышында тыңлаучылар И. Хановның шәхси манифесты, рәсемнәренең үзенчәлекләре белән танышты, һәм шулай ук Татарстан Республикасында урнаштырылган «Ватан-ана» һәйкәле, Галәм гыйбадәтханәсе һәм башка сыннары төзелешеннән уникаль фотокадрларны карады. Лекция тәмамланганнан соң, чарада катнашучылар Энтузиастлар бульварына чыкты һәм скульптур композицияләргә башка күзлектән карады. Бу чыннан да шәһәребез өчен әһәмиятле урын, чөнки барлык туристлар да әлеге бульварда экскурсиядә була!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: