«Могҗизалар артыннан китапханәгә» экскурсиясе (6+)

25 майда 5 нче санлы китапханәгә 9 нчы урта мәктәптән яшь китап сөючеләр килде. Китапханә хезмәткәрләре беренче сыйныфлыларны кызыклы экскурсиягә чакырды.   

Балалар китаплар, белемнәр, әкиятләр һәм маҗаралар дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылды. Укучылар китапханә залларында булды, аның даими укучылары булу мөмкинлекләрен белде, ә китапханәче китапларны куллану кагыйдәләре турында сөйләде. «Гришкины книжки» мультфильмы герое мисалында мәктәп укучылары һәр укучы китапларны пөхтә итеп тотарга тиешлеге, һәм бары тик шул вакытта гына аларның озак хезмәт итәчәге турында аңлады. «Тылсымлы сандык» бәйгесе укучылар өчен аеруча мавыктыргыч булды, анда әкият геройлары төрле әйберләрне яшереп куйды, ә укучылар әлеге әйберләрнең кайсы әкият героеныкы булуын һәм әсәрнең исемен белергә тиеш булды. Иң актив балалар «Әдәби телеграмма» викторинасында катнашты. 

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: