«Синең китапханә сине һәрчак көтә» китапханәгә экскурсия (0+)

27 май көнне илебездә Гомумроссия китапханәләр көне – барлык китапханәчеләр һәм аларның укучылары өчен һөнәри бәйрәм билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе барлык китап сөючеләр өчен үз ишекләрен ачты һәм «Синең китапханә сине һәрчак көтә» дигән экскурсия уздырды.
Яшь укучылар «китаплар пленә» мавыктыргыч сәяхәт кылды, анда иң әкияти, яхшы күңелле һәм кызыклы геройлар яшәвен күрде. Чара кунаклары китапханә кагыйдәләре белән танышты, китапларны укуның никадәр мөһим булуын һәм аларны ничек дөрес кулланырга икәнлеген белде. Балалар «Әкият белгечләре» әдәби викторинасында, «Яраткан китаплар битләре буйлап» бәйгесендә һәм «Укыйбыз-уйныйбыз» дигән уенлы укуда катнашты.

неошншноно
(2)IMG_20240527_095044
(3)IMG_8904
(4)IMG_8906
(1)IMG_8900

Ачык ишекләр көне бик күңелле узды, чөнки китапханә ул дусларча аралашу, уеннар һәм вакытны файдалы итеп уздыру өчен бик яхшы урын. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: