«Китап белән атлау күңелле!» экскурсиясе (0+)

24 сентябрьдә ачык ишекләр көне кысаларында 5 нче санлы китапханәдә балалар өчен «Китап белән атлау күңелле!» дигән экскурсия үтте. Китапханәдә балаларны китапханәче бик шатланып каршы алды. Нәни укучыларга китапханәнең китаплар сакланучы хәзинә булуы, аның ни өчен кирәклеге турында сөйләделәр һәм, китапны чиста итеп тоту һәм озак еллар хезмәт итәрлек итеп саклау өчен, аны куллану кагыйдәләре белән таныштырдылар.

IMG_20250924_104045_528
IMG-20250924-WA0016
IMG-20250924-WA0021
IMG-20250924-WA0024
IMG-20250924-WA0030
Китапханәнең балалар бүлеге бик күп хис-кичерешләр тудырды. Яшь кунаклар зур кызыксыну белән китапларның ничек барлыкка килүе турында сөйләгәнне тыңлады. Балалар бик теләп нәни китапчыкларны, китап-уенчыкларны, җыелма китапларны, китап-манзараларны, төрле темага энциклопедияләрне карады. Экскурсия балаларда зур тәэсирләр калдырды. Алар хәзер түземсезлек белән әти-әниләре берлән бергә китапханәгә килүләрен, язылуларын һәм чын даими укучыларына әйлнүләрен көтәчәк. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: