«Китапханә нәрсәдән башлана» экскурсиясе (6+)

18 сентябрьдә 11 нче санлы китапханәдә кече мәктәп яшендәге балалар өчен «Китапханә нәрсәдән башлана» дигән экскурсия узды. Балалар китаплар дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылды. Китапханәче яшь укучыларга китапханәнең нәрсәгә кирәк булуы турында бәян итте. Балалар абонемент һәм уку залы, журналлар, китапларны куллану кагыйдәләре белән танышты, китапны ничек сайларга һәм үз-үзеңне китапханәдә ничек тотарга кирәклеге, «формуляр» сүзенең нәрсә аңлатуы һәм китапханәгә ничек язылырга мөмкин булуы турында белде. 

1789728985579
1789728985582
1789728985587
1789728985589

Балалар зур кызыксыну белән «Әкияттә кунакта» викторинасында катнашты, аның барышында яраткан әкиятләрендәге яраткан геройлар белән танышты һәм искә төшерде. Укучылар бик теләп әкият сорауларына җавап бирделәр, һәм шулай ук күргәзмәдәге китапларны карадылар. Әлеге очрашу балаларның күңеленә хуш килде! Чара азагында китапханәче барлык балаларны китапханәгә язылырга чакырды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: