«Балалар китапларда кунакта» экскурсиясе (6+)

16 май көнне китапханәдә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Балалар китапларда кунакта» дигән экскурсия үтте. Балаларны Укымышлы мәче һәм тычкан баласы Мими каршы алды, алар бергәләп «Тылсымлы йомгак», «Һөнәрне таны» кебек күңелле, кызыклы уеннар уйнады. Алга таба китапханәче электрон презентация ярдәмендә нәни кунакларны китапның барлыкка килү тарихы һәм дөньяның иң танылган һәм гадәти булмаган китапханәләре белән таныштырды.  

123
1747387808314
1747387808387
1747388175656
1747389502596
IMG-20250516-WA0044

Шулай ук китапханәче балаларга «китапханә» сүзенең нәрсә аңлтауын, китапханәләрнең кайчан барлыкка килүен, кәгазь уйлап тапканчы китапларның нинди булуын, борынгы бабаларыбызның нәрсәдә язуын сөйләде. Шуннан соң яшь китап сөючеләр китапханә бүлекләре буйлап сәяхәт кылды, ничек итеп аның укучысы булырга икәнлеге, абонемент, укучы формулярының нәрсә аңлатуы турында белде, китапны куллану кагыйдәләрен искә төшерде. Очрашу азагында китапханә хезмәткәрләре балаларга яңа һәм кызыклы китаплар белән очрашулар теләде, һәм Китаплар йортына – китапханәгә ешрак кунакка килергә чакырды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: