«Көз бүләге – Алабуга» экскурсия (18+)

Көз – хис-кичерешләр өчен бик күркәм вакыт. 13 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Танып белү сишәмбесе» программасында катнашучыларга 7 октябрь көнен матурлык, тарих һәм шигърият белән ямьләндерергә һәм Алабуга шәһәренә экскурсиягә барырга чакырды. Бу башлангычны «Светлый» җирле иҗтимагый үзидарәсе күтәреп алды һәм көмеш волонтерлар белән «Чаллы күңеле белән яшь» берләшмәсен дә чакырды. Өлкәннәр ункөнлегендә борынгы Алабуга шәһәренә сәяхәт бик күңелле булды. 

13 ф. 07.10.25 Экскурсия 10
13 ф. 07.10.2025 Экскурсия 8
13 ф. 07.10.25 Экскурсия 5
13 ф. 07.10.25 Экскурсия 9
13 ф. 07.10.25 Экскурсия 7
13 ф. 07.10.25 Экскурсия 6
13 ф. 07.10.25 Экскурсия 3
13 ф. 07.10.25 Экскурсия 2
13 ф. 07.10.25 Экскурсия 1

Экскурсия М.И. Цветаеваның хәтер йортыннан башланды. Цветаева урыннарына бару очраклы түгел, чөнки 8 октябрьдә – шагыйрәнең туган көне. Нәкъ менә шул йортта Цветаева тормышының соңгы ун көнен яшәгән. Экспозициянең документаль өлешендә Цветаеваның Бродельщиковлар йортында булуы турында сөйләүче документлар һәм аларның күчермәләре: үлеме алдыннан язылган язма текстлары, хуҗаларның йорт кенәгәсе һ.б., шулай ук Марина Ивановнаның шәхси язмалар кенәгәсе тәкъдим ителә.
Экскурсиядә катнашучылар бик теләп 2024 елның 8 октябрендә М. Цветаеваның туган көнендә ачылган Язучылар скверы буйлап йөрде. Сквер Алабуга белән бәйле әдәбиятчыларга багышланган. Һәм М.И.Цветаеваның мемориаль мәйданында булдылар, аның барельефы белән һәйкәл янында фотога төштеләр.
И.И.Шишкин мемориаль йорт-музее да онытылмас кичерешләр калдырды. Рәссамның балалачак һәм яшьлек елларын уздырган туган йортында XIX гасыр провинция купецлары көнкүреше җиһазлары яратып торгызылган һәм шулай ук анда Шишкинның чын рәсемнәре һәм график эшләре тәкъдим ителүче картиналар галереясы да урнашкан. Бу рәсаам-пейзажчының Россиядәге бердәнбер йорт-музее. 
Сәяхәт Тойма елгасының Чулманга коя торган урынында калкулыкта урнашкан Алабуга шәһәрчегенә бару белән тәмкамланды. 
Барысы да канәгать калды һәм матур онытылмас хис-кичерешләр алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: