«Китаплар яши торган дөнья» экскурсиясе (6+)

14 гыйнварда 3 нче санлы китапханәгә «Китаплар яши торган дөнья» дигән экскурсиягә яшь укучылар килде. Китапханәче китапханә белән таныштырды, китапханәнең кыскача тарихын сөйләде, бай китаплар һәм журналлар фонды, иллюстратив-китап күргәзмәләре белән таныштырды. Балалар  «формуляр», «китап фонды», «уку залы», «абонемент» кебек төшенчәләрне белде. Беренче сыйныфлылар китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән танышты. 

20251029_113455
IMG-20251029-WA0124
IMG-20251029-WA0144

Балалар почмагы бик күп хисләр тудырды. Китапханәче балаларга китапларны ничек «дәваларга» кирәклеген аңлатты, киштәләрдә китапларның ничек пөхтә итеп урнаштырылуына һәм һәр китапның үз бүлегендә торуына игътибарларын юнәлтте. Укучылар бик теләп журналлар, нәни китаплар, төрле темага энциклопедияләрне карады. Балалар азарт белән танып белү викториналарында һәм уеннарында катнашты. Фотозона оештырылган иде, теләге булганнар яраткан китаплары белән фотога төшә алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: