«Китаплар яши торган дөнья» экскурсиясе (6+)

27 гыйнвар көнне 3 нче санлы китапханәгә яшь укучылар  «Китаплар яши торган дөнья» экскурсиясенә килде. Китапханәче китапханә белән танышу уздырды, китапханәнең кыскача тарихын сөйләде, китап һәм журнал байлыклары, иллюстратив-китап күргәзмәләре белән таныштырды. Балалар «формуляр», «китап фонды», «уку залы», «абонемент» һ.б. төшенчәләре турында белде. Беренче сыйныфлылар китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән танышты. 

мир книж
3ф.Экскурсия «Мир, в котором живут книжки» (6 ) (2)
3ф.Экскурсия «Мир, в котором живут книжки» (6 ) (3)
3ф.Экскурсия «Мир, в котором живут книжки» (6 )
Балалар почмагы аеруча зур тәэсирләр тудырды. Китапханәче укучыларга китапларны ничек итеп «дәваларга» кирәклеген аңлатты, киштәләрдә китапларның нинди тәртиптә урнаштырылуы һәм аларның һәрберсе үз бүлегендә торуына игътибар юнәлтте. Балалар бик теләп журналларны, нәни китапчыкларны, төрле темага энциклопедияләрне карады. Укучылар азарт белән танып белү викториналарында һәм уеннарында катнашты. Фотозона әзерләнгән иде, теләге булганнар яраткан китаплары белән фотога төшә алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: