«Безгә балалар Җир йөзендәге бар нәрсә турында белергә дип килә» экскурсиясе (6+)

21 май көнне 5 нче санлы китапханәдә Бөтенроссия китапханәләр көненә багышланган экскурсия оештырылды. Китапханәче китапханәләрнең төзелеше турында сөйләде, балаларны «китапханә», «абонемент», «уку залы», «формуляр» дигән яңа сүзләр белән таныштырды. Шулай ук балалар китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, һәм китапны ничек дөрес кулланырга икәнлеге, аны өйгә алып кайтып уку һәм кире кайтару өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында белде. 

111
IMG_20250521_102028_118
IMG_20250521_102202_628
IMG_20250521_102412_111
IMG_20250521_103138_375
IMG_20250521_104802_001
IMG_20250521_105138_609

Яшь укучылар күптөрле китапларны – зур энциклопедияләрдән алып балалар журналларына кадәр, өлкән сыйныф укучылары өчен «таза» китаплардан алып нәни китапларга кадәр күрде. «Әкиятне таны» викторинасы барышында балалар әкият геройларын һәм әсәр авторларын искә төшерде. Китапханә кунаклары бик теләп табышмаклар чиште, әкият геройлары белән китапларны карады. Экскурсия азагында балалар бик шатланып китапханә турында тематик роликны карады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: