«Китап урамы буйлап барам»: экскурсия (6+)
1
Ноябрь 2022
Сишәмбе
Көзге каникуллар чорында, 31 октябрь көнне, башлангыч сыйныф укучылары өчен 23 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Китап урамы буйлап барам» дигән экскурсия уздырды. Балалар китаплар, журналлар тупланмасы, китапханә кагыйдәләре белән танышты һәм «Көз патшалыгына сәяхәт» танып белү уенында катнашты. Анда көз турында мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, «Ышанам – ышанмыйм» викторинасы сорауларына җавап бирделәр, «Түтәлдәге табышмаклар», «Нишләргә икәнен әйт» бәйгеләрендә катнаштылар һәм зур мавыгу белән филвордта яшерелгән сүзләрне эзләделәр. Уен матур рәсемле презентация һәм музыка белән тәмамланды. |