«Китаплар дөньясына рәхим итегез» экскурсиясе (0+)

19 гыйнвар көнне 23 нче санлы китапханәгә нәни китап сөючеләр килде. Бу көнне китапханәнең кунаклары 32 нче «Чайка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр булды. Китапханәчеләр балалар өчен «Китаплар дөньясына рәхим итегез» дигән экскурсия  уздырды.

экскурсия
23ф.Экскурсия «Добро пожаловать в мир книг» (5)
23ф.Экскурсия «Добро пожаловать в мир книг» (4)
23ф.Экскурсия «Добро пожаловать в мир книг»
23ф.Экскурсия «Добро пожаловать в мир книг» (6)

Балалар «китапханә», «абонемент», «уку залы», «формуляр», «киштә», «каталог» төшенчәләре, китапханә һәм китапны куллану кагыйдәләре белән танышты. Яшь китап сөючеләр бик теләп китапларны, матур рәсемле энциклопедия һәм журналларны карады.

Балалар өчен күңел ачу-танып белү программасы әзерләнде. Яшь китап сөючеләр «Ярый һәм ярамый» уенында, «Китапта кем яши?» бәйгесендә актив катнашты, шулай ук китаплар һәм уку турында табышмакларны чиште, «Мин бу әкиятне беләм» викторинасы сорауларына җавап бирде.  Чара «Песенка мышонка» мультфильмын карау белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: