«Китапханәгә рәхим итегез!» экскурсиясе (6+)

29 октябрьдә Үзәк балалар модель китапханәсендә «Асылташ» социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен «Китапханәгә рәхим итегез!» дигән экскурсия узды. 
Чара китапханә залларына экскурсиядән башланды. Балалар зур кызыксыну белән зур китап фонды белән танышты, аеруча матур һәм заманча басмаларга игътибар итте. Китапханәнең технологик мөмкинлекләре – интерактив такталар, компьютерлар һәм, әлбәттә инде, робот Робин яшь кунакларда аеруча зур тәэсирләр калдырды. Балалар шулай ук яңартылган интерьерны — китап уку өчен махсус булдырылган уңайлы диваннар һәм пуфларны ошатты. 

IMG20261029114829
IMG20261029104738
IMG_20261029_111622_529
IMG_20261029_111622_266
IMG_20261029_111313_837

Чараның программасы төрле яшь төркемнәренең кызыксынуларына яраклаштырылды. 
Кече яшьтәгеләр, «Әкияти могҗизалар кыры» әдәби уенында катнашып, тылсым дөньясына кереп чумды. Балалар азарт белән танылган балалар язучыларының әкият, хикәя һәм повестьлары геройлары турында сорауларга җавап бирде. Залда җылы һәм дуөстанә рух хакимлек итте: әгәр катнашучы җавап бирергә кыенсынса, иптәшләренә тамашачылар һәрвакыт ярдәмгә килде.
Өлкәнрәк яшьтәге балалар өчен китапханә «Иң акыллы» дигән интерактив уенын әзерләде. Катнашучылар ясалма интеллект ярдәмендә әзерләнгән катлаулы сорауларга җавап бирде һәм мәсьәләләрне чиште. «Портреты буенча язучыны таны», «Мәкальне бел» кебек күптөрле һәм танып белү раундларын үттеләр. Балалар яхшы хәтерләрен, белемнәрен һәм логик фикерләү сәләтен күрсәтте. Матур иллюстрацияләр һәм тавышлы интерактив презентация уенга җанлылык һәм заманчалык өстәде.
Экскурсия азагында китапханә хезмәткәрләре балаларны китапханәгә язылырга һәм янәдән килергә чакырды, чөнки хәзер алар китапханәнең китаплар саклый торган урын гына түгел, ә аралашу, уеннар һәм яңа ачышлар өчен заманча киңлек тә булуын белә.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: