«Китапханәгә рәхим итегез» экскурсия (6+)

Бүген 14 нче санлы китапханә кунак буларак мәктәпкәчә яшьтәге балаларны кабул итте. Яшь китап сөючеләр бик кызыксынып үзләре өчен чын китаплар йортына әйләнгән китапханә белән танышты. Алар бик теләп бүлекләр буйлап үтте, анда китапханә һәм китапларга сакчыл мөнәсәбәт кагыйдәләрен белде. 

IMG_4699
2983a5f9-4b60-4aca-8511-f28b38ababdd
IMG_4698

Аннан соң аларны әдәбият дөньясына мавыктыргыч сәяхәт көтте. Балалар Р. Киплингның «Как было написано первое письмо» әкияте геройлары була алды, ә китапханәче борынгы заманнарда булган иң беренче китаплар: таш, балчык, каен тузы һәм пергаменттан ясалган китаплар турында сөйләде. 
Шулай ук балалар китап кыстыргычы ясау буенча мастер-класста катнашты. Китап күргәзмәсендә матур рәсемле балалар басмаларын карадылар. Чара файдалы да, балалар өчен кызыклы да булды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: