«Яшь китап сөючеләр өчен безнең йорт һәрчак ачык» экскурсия (6+)

10 июньдә кече мәктәп яшендәге балалар 11 нче санлы китапханәнең Китап шәһәренә мавыктыргыч сәяхәт кылды. Балалар «китапханә» сүзенең ике өлештән торуы турында белде. «Три кота» мультфильмын карап балалар ни өчен китапханәгә йөрергә икәнлеген белде. Китапханәче абонемент һәм уку залы, китапларны куллану кагыйдәләре, китапларны ничек сайларга һәм китапханәдә үз-үзеңне тоту кагфйдәләре белән таныштырды. «Формуляр» сүзенең нәрсә аңлатуы һәм китапханәгә ничек язылырга икәнлеге турында мәгълүмат алды. Чарада катнашучылар «вакытлы матбугат» төшенчәсе һәм «Мурзилка», «Тошка», «Классный», «Смешарики», «Том и Джерри» балалар журналлары белән танышты.

IMG-20250610-WA0037
IMG-20250610-WA0039

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: