«Сезне китап дөньясына чакырабыз» беренче сыйныфлылар өчен экскурсия (6+)

21 гыйнвар көнне Үзәк балалар модель китапханәсендә «Сезне китап дөньясына чакырабыз» исеме астында беренче сыйныфлылар өчен экскурсия узды. 
Булачак укучылар китапханәче белән берлектә китапханәнең уңайлы һәм матур бүләмәләре буйлап узды. Кәгазьнең барлыкка килү тарихы белән танышты, китапханәбездәге иң кечкенә һәм иң зур китапларны күрде. Карлсон белән бергә табышмаклар, кроссворд чиштеләр һәм заманча балалар көйләренә күңелле итеп биеделәр.  

аывпвы
1737450162205
IMG20250121122321
IMG20250121122913
IMG20250121122939
IMG20250121123523

Балалар китапханә кагыйдәләре турында мәгълүмат алды һәм анда әти-әниләре белән килергә теләк белдерде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: