«Яшәсен – китапханә!» экскурсиясе (0+)

24 сентябрьдә 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәгендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Яшәсен – китапханә!» дигән экскурсия оештырылды, ул күпләр өчен китаплар дөньясы белән беренче танышу булды. Балалар китап туу тарихы белән танышты, аларның китапханә дип аталган махсус йортта яшәве турында белде. Китапханәче нәниләргә ничек итеп аның укучысы булырга икәнлеге турында сөйләде, китапханәдә үз-үзеңне тоту, китапны куллану кагыйдәләре белән таныштырды. Шуннан соң балалар өчен әдәби викторина үткәрелде, аның барышында әкият геройларын искә төшерделәр, бик теләп табышмаклар чиштеләр, уеннар һәм бәйгеләрдә катнаштылар. Чарадан соң яшь кунаклар матур рәсемле балалар китаплары һәм журналларын әле озаклап карады. Алар китапларга сакчыл мөнәсәбәттә булырга, аларны яратырга һәм китапханәгә ешрак килергә сүз бирде. Экскурсия файдалы, күңелле һәм кызыклы үтте. 

IMG-20250924-WA0022
IMG-20250924-WA0032

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: