«Гаҗәеп ил китапханә» экскурсиясе (0+)

5 апрель көнне 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Гаҗәеп ил китапханә» экскурсиясе уздырды.

16
1680691634788
1680691531405
1680691695673
1680691764558
1680691818169

Балаларны Укымышлы Мәче һәм Тычкан баласы Ми-Ми каршы алды, алар танып белү уены уздырды. Шуннан соң китапханәче яшь китап сөючеләргә китапханәнең нәрсәгә кирәк булуы турында сөйләде, китапханәдә үз-үзеңне тоту һәм китапны куллану кагыйдәләре белән таныштырды. Малайлар һәм кызлар бик теләп тылсымлы тартмадагы әкият геройлары турында табышмакларны чиште, бер-берсенә йомгакны биреп, үзләренең яраткан әкиятләрен атады. 
Балалар китапханәнең структур бүлекләре: уку залы, балалар һәм өлкәннәр абонементы белән танышты. Чара азагында нәни китап сөючеләр «Киока и ее друзья в библиотеке» дигән мультфильм карады. Балалар зур кызыксыну белән үзләренә ошаган журнал һәм китапларны карады. 

Экскурсия катнашучыларда зур тәэсирләр калдырды, алар китапханәгә язылу өчен, әти-әниләре белән килергә сүз биреп кайтып китте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: