«Китапханә чакыра…» экскурсиясе (0+)

Һәрберебез белгәнчә, китап – ул төп белем чыганакларының берсе, ә балаларда укуга карата кызыксынуны үстерүне мәктәпкәчә яшьтә үк башларга кирәк. 28 гыйнварда китапханә турында белемнәрен тулыландыру максатында «Урман әкияте» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр китапханәгә экскурсиягә килде. 

ВЫПавр
17ф экскурсия
17ф. экскурсия
17ф.экскурсия
17 экскурсия

Балалар китапның барлыкка килү тарихы белән танышты, аларның китапханә дип аталган махсус йортта яшәве турында белде. Анда китапларны кешеләргә озак хезмәт итә алсын өчен кадерләп саклыйлар. Китапханәче нәниләргә ничек үзләренең укучылары булырга икәнлеге турында сөйләде, китапханә һәм китапны куллану кагыйдәләре белән таныштырды. Балалар һәр китапның киштәдә үз урыны булуы, аларның билгеле бер тәртиптә урнаштырылуы, китапларны өйдә укырга алырга һәм уку залында укырга, китапханәнең һәр кулланучысының укучы формуляры булуы турында мәгълүмат алды. Шуннан соң балалар өчен әдәби викторина үткәрелде, аның барышында алар әкият геройларын искә төшерде, бик теләп табышмаклар чиште. Балалар китапларның төрле-төрле – зур һәм бик кечкенә, төрле формада, музыкалы, өйрәтүче һ.б. була алуын күрде. Шулай ук алар, китап киштәләреннән үзләренә ошаган басмаларны кулларына алып, аларны актара, иллюстрацияләрен карый алды.
Чара азагында А. Алишның «Сертотмас үрдәк» мультфильмын карады. Балалар китапханәгә гаилә белән килергә һәм аның тулы хокуклы укучылары булырга сүз бирде.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: