«Китапханә – синең дусларың йорты» экскурсиясе (6+)

25 апрель көнне 5 нче санлы китапханәдә «Китапханә – синең дусларың йорты» экскурсиясе узды. Китапханәче балалар белән бергә тылсымлы паровозда Уку каласы буйлап сәяхәткә кузгалды. 

библиотека
IMG_4490
IMG_4510
IMG_4528
IMG_4456

Беренче станция «Өлкәннәр бүлеге»ндә яшь китап сөючеләр өлкәннәр өчен никадәр күп китап җыелганын күреп гаҗәпләнде. Киләсе станция – «Балалар бүлеге»ндә укучылар һәр шәһәрнең Уку каласында үз урамнары булуы һәм һәр китапның үз йортында гына яшәве турында белде. Яшь сәяхәтчеләр «Йонлачлар һәм канатлылар», «Күңелле шигырьләр» урамында булды. «Әкиятләр» урамында «Әкият геройлары» интерактив викторинасы сорауларына дустанә җавап бирделәр, «Тылсымлы капчык» уенында катнаштылар. «Китап турында әкият»не бик теләп тыңладылар һәм балчык такталардан алып бүгенге көнгә кадәр китап ясау тарихын белделәр.

Китапханә хезмәткәре балаларны китап күргәзмәсе белән таныштырды, журналларга күзәтү ясады, китапларны куллану кагыйдәләре турында сөйләде. Экскурсия азагында укучылар «На задней парте» мультфильмын карады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: