«Китапханә – китаплар яши торган йорт» экскурсиясе (6+)

14 февраль көнне 11 нче санлы китапханәдә беренче сыйныфлылар өчен «Китапханә – китаплар яши торган йорт» дигән экскурсия үтте.

11
20230214_120807 (1)
20230214_121434
20230214_112400 (1)
IMG-20230214-WA0004 (1)

Балаларга китапханәнең башка оешмалардан нәрсәсе белән аерылуы, абонемент һәм уку заллары турында сөйләделәр. Укучылар, төрле энциклопедияләр, белешмәлекләр кулланып, кирәкле мәгълүматны табарга өйрәнде. Балалар китапханәгә кайтучы журналлар белән танышты, шулкадәр күп берсеннән-берсе яхшы китаплар булган китап киштәләре арасында ничек ориентлашырга икәнен белде. Уку залында кече мәктәп яшендәге балалар өчен китап һәм журналлар укырга һәм шулай ук өстәл уеннары уйнарга, рәсем, кул эшләнмәләре ясарга, мультфильмнар карарга була. Балалар китапларга карата сакчыл мөнәсәбәттә булырга кирәклеген һәм китап кыстыргычының әһәмияте турында искә төшерде. Яшь китап сөючеләргә китап басыла башлау тарихы, китапны ясау өстендә эшләүче кешеләр турында сөйләделәр, китапны сайлап алу һәм аны саклау буенча киңәшләр бирделәр. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: