«Славян курчагы дөньясында»: үткәннәргә экскурс (12+)

20 апрель көнне 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре урта мәктәп яшендәге балалар өчен Халык сәнгате һәм Россия халыкларының матди булмаган мәдәни мирасы елы уңаеннан «Славян курчагы дөньясында» исеме астында үткәннәргә экскурс уздырды. 

В мире славянской …
IMG-20220420-WA0041
IMG-20220420-WA0038
IMG-20220420-WA0020
IMG-20220420-WA0010

Чарада катнашучылар борынгы рус халкының үткәненә кереп чумды, аларның тормышында бик мөһим атрибут саналган славян саклагычлары, тукымадан ясалган рус курчаклары турында белде. Матур рәсемле презентация ярдәмендә катнашучылар йола, саклаучы, уен курчаклары турында кызыклы мәгълүмат алдылар, борынгыларның Купавка, Веснянка, Суховейка, Подорожница, Кубышка-травница курчакларын ни өчен һәм ничек куллануы, курчакларны ясау өчен нәрсә кирәк булуы турында белде. Төрле үзенчәлекле саклагыч курчакларның килеп чыгышы турында сөйләүче мавыктыргыч тарихларны тыңладылар. Халык курчаклары арасында билгеле бер яшькә караучылары да булуы турында белделәр, мисал өчен, Биләүле курчак1 яшькә кадәрге балаларны яклаучы дип саналган, малайлар өчен үзенә бер төрле сугышчы уенчыклар әзерләгәннәр – Йодрыклы курчаклар, ә бала өйдә үзе генә калырга курыкмасын өчен, «Бармакта куян баласы» дигән уенчык ясаганнар. 

Чарага килүчеләр рус курчак мәдәнияте турында сөйләүче халык курчаклары музейлары буйлап виртуаль сәяхәт кылды. Чара азагында тукымадан ясалган «Май чабу йоласы курчагын» әзерләү буенча мастер-класс үтте. Безнең заманда мондый курчак дуслар һәм якыннар өчен яхшы бүләк була ала, яисә өегезне бизәп тора. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: