«Сталинград – батырлык һәм ныклык символы» тарихка экскурс (12+)

3 февраль көнне 5 нче санлы китапханәдә «Бөек Җиңү – бар заманнарга хәтер һәм дан» программасы һәм «200 минут уку: Сталинградка багышлана» Бөтенроссия акциясендә катнашу кысаларында балалар өчен «Сталинград – батырлык һәм ныклык символы» дигән тарихка экскурс узды. Сталинград сугышы – Бөек Ватан сугышының героик битләренең берсе. 

5ф стал
IMG_20250203_130236_192
IMG_20250203_131846_638
IMG_20250203_133755_153
IMG_20250203_134959_228
Алып баручы яшь укучыларны шул вакыйгалар хроникасы белән твныштырды, совет халкының Бөек Җиңүенә башлангыч биргән 200 көн һәм төн дәвамында сугышкан совет солдатларының ныклыгы һәм батырлыгы турында сөйләде. Балалар зур кызыксыну белән «Сталинград сугышы», «Сугышлар һәм көрәшләр» архив видеохроникасы кадрларын карады. Павлов героик йорты, Михаил Паниках, Матвей Путилов һәм «Утыз өч» батырлыгы турында мәгълүмат алдылар.  Җыелган балаларга Сталинград сугышы турында китапларга күзәтү үткәрелде һәм «Дан веногы» антологиясеннән әсәрләр укылды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: