«Май чабу язны каршылый»: бәйрәм тарихына экскурс (0+)
10
Март 2022
Пәнҗешәмбе
Яшь китап сөючеләр өчен шәһәр Үзәк китапханәсенең балалар һәм яшүсмерләр бүлеге хезмәткәрләре «Май чабу язны каршылый» дигән бәйрәм тарихына экскурс үткәрде. Китапханәче мультимедиалы презентация ярдәмендә Май чабуны бәйрәм итү тарихы һәм гореф-гадәтләре белән таныштырды. Балалар борынгы бабаларыбыз Май чабу бәйрәмендә кабул иткән кызыклы йолалар белән танышты. Шулай ук алар май чабу белененең бәйрәм сые гына түгел, ә кояш символы да булуы турында белде. Балалар бу күңелле бәйрәмнең һәр көненең исемен укыды. Күңел ачулар һәм уеннардан башка нинди Май чабу булсын! Алга таба укучылар бик мавыгып кызыклы бәйгеләрдә һәм «Май чабуны каршылыйбыз» медиа-викторинасында катнашты, табышмаклар чиште, юмор белән «мәкальне дәвам итте».
|