«Хаттан электрон почтага кадәр» тарихка экскурс (6+)
20
Май 2024
Дүшәмбе
18 май көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе, «Яшь китап сөючеләр» кызыксынулар буенча клуб әгъзалары өчен, «Хаттан электрон почтага кадәр» дигән тарихка экскурс үткәрде. Чарада балалар кызыклы һөнәр – хат ташучы, һәм шулай ук дөнья һәм илебездәге почта хезмәте тарихы белән танышты. Видеопрезентация ярдәмендә почта элемтәсе тарихы үсеше, кешелек яшәеше дәвамында мәгълүматны җиткерү ысуллары һәм почта аша җибәрелүче әйберләрне тиешле урынына илтү үзенчәлекләре турында белде. Танып белү викторинасы вакытында чарада катнашучылар Аркадий Гайдар, Борис Житков, Самуил Маршак, Николай Носов, Эдуард Успенский кебек язучыларның почта тарихы белән бәйле әдәби әсәрләрен искә төшерде. Чара азагында балалар почта хезмәткәрләренә шаян хат язды. |