«Урманны саклаучылар» эковикторинасы (6+)

Табигать бай һәм күптөрле. Бар җирдә тормыш кайный: җир өслегендә дә, һавада да, суда да һәм су астында да. Бу тормыш серләр, табышмаклар, могҗизалар белән тулы. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен 18 сентябрь көнне 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре, балаларда экологик культура һәм табигатьтә куркынычсызлык кагыйдәләре нигезләрен формалаштыру, аңа карата сакчыл караш тәрбияләү максатларында, «Урманны саклаучылар» дигән эковикторина уздырды. Алып баручы чара башында балалар игътибарына юкка чыгу куркынычы янаучы хайваннар һәм үсемлекләр кертелә торган Россиянең, Җирнең Кызыл китабын тәкъдим итте. Шуннан соң нәни китап сөючеләр «Кояшкай» һәм «Йолдызчыклар» дигән ике командага бүленде. 

рпон
001
002
007
009
0010
0011

Викторина уен формасында үткәрелде һәм «Күнегү», «Ышанасыңмы – ышанмыйсыңмы», «Дүртенче артык», «Табышмаклар», «Кабаланучылар» дип исемләнгән биремнәрдән торды. Балалар бик теләп «Җәнлекләр һәм кошлар турында җиде бит», «Чүпне аер», «Кош-агач-чәчәк-бөҗәк» интерактив һәм хәрәкәтчән уеннарда һәм «Урманда йөрү» физкультминутында катнашты. Дөрес җаваплар һәр команда, уен азагында балларны санар өчен, агачка яфраклар ябыштырды. Нәни китап сөючеләр үз күнекмәләрен, белемнәрен һәм сәләтләрен күрсәтте,  бәйгеләр кызыклы һәм катлаулы булды, шулай да балалар барлык биремнәрне үтәде, уңай тәэсирләр алды, яңа мәгълүмат туплады. Чара ахырында уенда катнашучылар китапханәче белән бергә урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатлады һәм «Лесная история» мультфильмын карады. Викторина балалар өчен бик файдалы булып чыкты, чөнки ул кешенең табигатьнең бер өлеше булуын, аны якларга, сакларга һәм кадерен белергә тиешлеген аңларга мөмкинлек бирде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: