«Исәнме, урман – могҗизалар дөньясы!» экосәяхәте (6+)

18 мартта 10 нчы санлы китапханә мәктәп укучыларын экосәяхәткә чакырды. Балалар китапханәче белән бергә урман буйлап виртуаль сәяхәт кылды, анда кош тавышларын ишетте һәм «Урман филармониясе» бәйгесендә кайсы кемнең тавышы икәнен ачыклап карады. Хайваннарсыз нинди урман инде ул? Балалар бик теләп «Мин нинди җәнлек?» бәйгесендә хайваннарны танырга тырышты. Укучылар китапханәче белән берлектә «Шикаятьләр китабы» бәйгесендә урманда үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерде. Шулай ук балалар «биологик» экспертиза үткәрә һәм «Бу кайсы агачның яфраклары?» бәйгесендә «Агачлар әйлән-бәйләне» уенын уйный, «Урман байлыклары» суперкроссвордын чишә алды.

10ф. Экопутешествие «Здравствуй, лес – край чудес!» (1)
10ф. Экопутешествие «Здравствуй, лес – край чудес!». Отгадываем суперкроссворд
10ф. Экопутешествие «Здравствуй, лес – край чудес!». Конкурс «Силуэты птиц» (3)
10ф. Экопутешествие «Здравствуй, лес – край чудес!». Участники мероприятия

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: