«Кыю кош суыктан курыкмый» экологик-танып белү сәгате (0+)

12 һәм 16 гыйнвар көннәрендә 10 нчы санлы китапханә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны гыйнвар аенда билгеләп үтелүче «Кышлаучы кошлар көне» Бөтенроссия экологик бәйрәменә багышланган чарага чакырды. 
Китапханәче сөйләгәннәрдән балалар әлеге бәйрәмнең ничек барлыкка килүе, кышлаучы һәм җылы якка очучы кошлар, кайсыларының кышларга калуы, кошларга ничек ярдәм итәргә, нәрсә һәм кайчан ашатырга, үз кулларың белән җимлекләрне ничек ясарга һәм дөрес итеп эләргә икәнен белде. 

ощо
10ф. «Смелая птица мороза не боится». Игра «Кто в кормушке».
10ф. «Смелая птица мороза не боится». Нарисовали сами
10ф. «Смелая птица мороза не боится». Творчество ребят
10ф. «Смелая птица мороза не боится»
10ф. 10ф. «Смелая птица мороза не боится». Знакомство с зимующими птицами
10ф. 10ф. «Смелая птица мороза не боится». КВ
10ф. 10ф. «Смелая птица мороза не боится». С кормушкой

Очрашу барышында нәни кунакларыбыз китапханә хезмәткәрләре белән бергә кышлаучы кошлар турында табышмакларны чиште, шулай ук «Кошлар концерты», «Җимлектә кем бар?» уеннарында катнашты. Чараны йомгаклап, балалар үзләрен чын рәссамнар ролендә сынап карады – үзләре яраткан кошларның рәсемен ясады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: