«Бөҗәкләр һәм аларның танышлары» экологик-танып белү сәгате (0+)

Кеше табигатьнең кайсы гына почмагына бармасын, бар җирдә дә бөҗәкләрне очратачак. Күренмәс күршеләребез миллион еллар эчендә үз «цивилизациясен» булдырган. Аларның хәтта тырыш һәм паразит, дус-тату һәм ерткыч үз «халкы» бар.
Яшь укучылар һәм аларның ата-аналары 19 май көнне бөҗәкләр турында күпсанлы сорауларга җавап бирү өчен шәһәр үзәк китапханәсендә җыелды. Чикерткәләр ни өчен сугыша? Чикерткәне саранчадан ничек аерырга? Бал корты яки шөпшәдән кем файдалырак?

знакомьтесь жук добряк
мама почитайка про кузнечика
расскажу я вам ребята
этот домик сделал сам
строим домики для пчел
дружная семейка в библиотеке

Катнашучылар гаҗшеп бөҗәкләр дөньясына сәяхәт кылды. Алар үз белемнәре белән уртаклашты, һәм шулай ук планетаның әлеге  кечкенә җан ияләре тормышыннан яңа кызыклы фактларны белде. Балалар һәм ата-аналар бик теләп бөҗәкләр турында табышмакларны чиште, «Син беләсеңме?» блиц-соравында катнашты, бөҗәкләр турында шигырьләр тыңлады һәм табигать турында журналлар актарды, «Энтомология» фәне һәм бөҗәкләрнең кайсы төрләре Кызыл китапка кертелгәнлеге турында белде. 
«Бөҗәкләр һәм аларның танышлары» күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китаплар белән танышып, яшь укучылар җир йөзендә яшәүче иң камил җан ияләре бөҗәкләр турында күп кенә яңа һәм кызыклы мәгълүматлар алды.
Чара азагында барысы да «Букашки» мультфильмы карады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: