«Яшел табигать патшалыгында»: экологик-танып белү уены (6+)

20 июнь көнне 15 нче санлы китапханә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Яшел табигать патшалыгында дигән экологик-танып белү уены уздырды.

В царстве ..
IMG_20220620_094609
IMG_20220620_094629
IMG_20220620_100348
IMG_20220620_101741
IMG_20220620_101914
IMG_20220620_102538

Балаларны Күбәләк каршы алды, ул аларга күбәләкләрнең килеп чыгуы турында легенданы сөйләде һәм, «Урман табышмаклары» викторинасы, «Дүртенчегез артык» уены ярдәмендә, табигатьне ни дәрәҗәдә яратуларын һәм белүләрен тикшерде. Балалар тәкъдим ителгән биремнәрне үтәде, һәм шул ук вакытта агачлар, кошлар һәм бөҗәкләр турында кызыклы белешмә алды. «Табигать зарлары» бәйге-уены шартлары буенча малайлар һәм кызлар хайваннардан килгән хатларны тыңлады һәм аларның авторларын белде. 
Балалар янына кунакка урман феясы очып килде. Ул балаларның урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен никадәр яхшы белүләрен һәм аны саклауларын тикшерде. «Мин урманда» һәм «Юлны дөрес тәмамла» уеннары Урман феясын алдында чын табигать белгечләре һәм аның кадерен белүчеләр торуына инандырды. «Орикадабра» бәйгесе һәркемгә ошады, анда яшь китап сөючеләр мөстәкыйль рәвештә кәгазьдән этнең йөзен ясады. 
Чарага «Табигатьнең дусты булырга» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.
Уен «Эколята – защитники природы» мультфильмын карау белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: